Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тырышып эшлиләр, матур итеп ял да итәләр

Район авылларында яшәүчеләр күршеләре белән бик тату, бердәмлектә гомер кичерә.

(Тәтеш, 20 июль, "Тәтеш таңнары"). Бу хакта Бакырчы авылы төркемендә Алсу Абаева ихлас итеп уртаклаша: 
“Авылдашларыбыз бе­лән бик тату яшибез. Эшләгәндә генә түгел, ял иткәндә дә бик кирәк ул дуслар булуы. Бергә җыелышып тәмле җиләк чәе эчү, тәмле гөбәдия, кыстыбый белән сыйлану өчен күршеләргә җитди сәбәпләр кирәк түгел. Тән белән генә түгел, җан белән ял итеп, хәл- әхвәл белешеп үтә бүгенге кичләребез. Авылда сезнең кебек ягымлы апалар, әбиләр, әниләр булуы үзе бер бәхет. Озак, бәхетле яшәгез. Сәламәт ­булыгыз”.

Кече Әтрәч ­авылы мәдәният йорты директоры Хәлил Мәгъ­сүмовның фантазиясенә чикләр юк 
дияргә мөмкин. 

Ул мәдәни учак территориясен бик матур итеп бизәп куйган. Әле тагын биредә җиләк тә үсә икән. Моның шулай икәнлеген фоторәсем дә дәлилли. 
Чынлап та, мәдәният йорты янындагы гү­зәллек сокланып туялмаслык, диләр кечеәтрәчлеләр.

Реклама

Бидәңгенең авыл хуҗалыгы предприя­тие­сендә кышка маллар өчен азык әзерләнде.

“Волга” авыл хуҗалыгы предприятиесендә эш кайный. Кышка терлекләргә азык әзерләү-сенаж салу бөтен көченә башкарылды. Шушы кызуда эшләгән егетләребез: Илдар Абдрахманов, Рәмис Сәгъдиев, Равил Абдрахманов, Рамил Измайлов, Илдар Вахитов, Борис Баимкин мактауга лаек”, –  дип хәбәр итә Бидәңге-Бизәкле авылы төркеме.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев