Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тышлыгына карамагыз

Бу көннәрдә бакчачыларның да күбесе орлык сайлау белән мәшгуль.

(Тәтеш, 2 апрель “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова).
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү өчен орлыклар нигездә көздән үк әзерләп куелды, әмма әлеге эш хәзерге вакытта да әле дәвам итә. Бу көннәрдә бакчачыларның да күбесе орлык сайлау белән мәшгуль.

–  Чәчү материалын сатып алганда сыйфатка зур игътибар бирергә кирәк, – дип киңәш итә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров.

Мәгълүм булганча, тикшерелмәгән орлыкларны чәчү кырларга чистартылмаган сортлы орлыклар, шулай ук карантин корткычлары һәм авырулар, чүп үсемлекләре барлыкка килүне китереп чыгара. Шуңа күрә башка хуҗалыклардан һәм төбәкләрдән орлыклар кайтарганда дәүләт инспекторы аларның сорт һәм чәчү сыйфатларын раслаучы документлары булганны гына сатып алырга киңәш итә. Шушы көннәрдә кибетләргә яисә базарларга чәчәк һәм яшелчә орлыклары алырга җыенучы бакчачылар өчен дә киңәшләр урынлы булачак.

– Кайберәүләр, орлыклар сайлаганда, матур, ялтыравыклы һәм сыйфатлы итеп ясалган тышлыгына игътибар итәләр. Әмма бу сыйфат гарантиясе булып тормый. Шуңа күрә орлыклы пакетларның маркировкасына игътибар белән карагыз. Анда җитештерүче фирманың исеме, үсемлекнең рәсеме, культура һәм сортның рус һәм латин телләрендәге исеме, орлыклар партиясенең массасы, номеры күрсәтелергә тиеш, – ди Раил Әбүзәров. – ТУ, ГОСТ, ОСТ билгеләре булу орлыкның лаборатория шартларында тикшерелүен һәм стандартлар таләпләренә туры килүен күрсәтә. Орлыкларның яраклылык вакытын да истә тотарга кирәк, әлбәттә. Ул күп кенә факторларга: савытына, сак­лау шартларына һәм культурага бәйле. Гади бер төргәктә орлыклар 1 елга якын, капсулада һәм ике катлы төргәктә озаграк саклануын да исәпкә алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев