Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Уку, иҗат, хезмәт

Иртәгә Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә. Ул 1941 елда Лондонда илнең төрле кыйт­галарыннан фашистларга каршы көрәшкән студентларның халыкара очрашуында кертелгән.

(Тәтеш, 16 ноябрь, Тәтеш таңнары). Шәһәрдәге уку йортлары студентлары арасында без студент тормышы нәрсәсе белән ошый дигән сораштыру уздырдык.


Айрат Урманов, гражданнарны яклау көллияте: “Студент – ул яңа кешеләр, яңа танышлар. Без үзебез сайлаган һөнәрне кызыксынып өйрәнәбез. Сту­дент вакытта, дәресләрдән тыш, бергә укыган дуслар белән ял сәгатьләре дә оештырабыз. Каникулларда дуслар белән очрашуны, аралашуны дәвам итәбез, табигатькә чыгабыз”.    

Ирина Яковенко, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы: “Әти-әнинең киңәше буенча техникумга укырга килгәч, биредә үтәчәк еллар минем өчен ничек булыр дип борчылдым. Әмма, күңелле чак­лар мәктәптә генә түгел икән, иң яхшылары – студент вакытлар.
Беренче курстан ук техникумның җәмгыять тормышында актив катнашам, җырларга, биергә, сценарийлар төзергә яратам. Түбән Новгородка Халыкара форумга бару тирән тәэсирләр калдырды, анда безнең студентлар Татарстан Республикасын тәкъдим итте. Никадәрле яңалыклар белдем, дуслар таптым, шундый очрашулардан соң яңа идея­ләр һәм проектлар барлыкка килә.

Екатерина Воробьева белән күптән түгел Мамадышка бардык, анда “ТР аграр берләшмәсе” иҗтимагый яшьләр оешмасында катнашучылар җыелды. Бөтенләй дә белмәгән кешеләр аралашу барышында күп нәрсәләр эшли алырлык чын командага әверелде. Хәзер бердәмләшеп Әниләр көне уңаеннан район сәхнәсендә отчет концерты белән чыгыш ясарга әзерләнәбез, техникумны сынатмабыз. Уку ошый, педагоглар барысы да яхшы итеп аңлаталар, бишлеләр алам. Алда практика, диплом эшләре, имтиханнар...”

Михаил Абрамов, авыл хуҗалыгы техникумы: “Мин “Агроном” белгечлеге буенча икенче курста укыйм. Җирдә хезмәт кую ошый, 14-15 яшьтән каникул вакытларында Килдештә ындыр табагында эшләдем, ә быелгы җәйдә миңа комбайнчы ярдәмчесе булуны ышанып тапшырдылар. Дәресләрдә укытучылар безгә биргән белемне гамәлдә куллану бик шәп. Алга таба, агроном дипломы алгач, туган авылда калырга һәм эшләргә ниятлим. Укудан тыш, безнең тренерлар Руслан Таҗиев һәм Алексей Тихонов белән волейбол, баскетбол секцияләрендә шөгыльләнү зур мавыгуга әйләнде. Команда составында техникум данын үзебезнең районда һәм респуб­лика районнарындагы төрле ярышларда якладым. Студент тормышы бик үзенчәлекле һәм кызыклы”.
Материалны гәҗит хәбәрчеләре әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев