Реклама
Җәмгыять
Укучы сүзе
- Утыз дүрт яшемдә мин зур сынаулар кичердем. Тормышым хастаханәләргә һәм йокы бүлмәсенә күчте.
Кино механигы, музыкант, педагог белгечлекләрендә эшләрлек хәлдә түгел идем, әмма шулай да яшисем, җәмгыятькә кирәкле буласым килде. Умартачылык курсларын тәмамладым һәм умарталар үрчеттем. Аларның шифалы балы һәм дару үләннәре белән дәвалана башладым.
Менә инде 40 ел умартачылыктан шатлык-юаныч табам. Дәваланып булмый торган күп кенә авырулар белән 80 яшемә атладым һәм актив тормыш белән яшәвемне дәвам итәм! Ә болар барысы да һәрдаим яраткан мавыгуларым белән шөгыльләнү, музыка уен коралларында уйнау, умартачылык, кош-кортлар асрау ярдәмендә. Әле тагын кәрҗиннәр һәм читәннәр үрәм. Яшелчә бакчасында эшлим, табигать муллыклары җыяр өчен урман-болыннарга чыгам. Боларның барысы өчен дә вакыт кына түгел, шулай ук көч тә кирәк.
Әлеге мәшәкатьле тормыш рух күтәренкелеге өсти. Үз-үземне карарга тырышам: иртән һәм кичен башыма, кулларыма, аякларыма массаж ясыйм. Әлеге гадәтләр, соңгы нәтиҗәдә, минем имин сәламәтлегемне алып килә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев