Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Укучылар әниләр хакында

Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 6нчы “А” сыйныф укучылары һәр кеше тормышында әниләрнең роле турында фикер алыштылар.

(Тәтеш, 17 апрель, “Тәтеш таңнары”). 
 

Диләрә Кәримова:
Әни! Җир йөзендә иң матур һәм назлы сүз! Бик кыска булса да, ул үзенә нинди бөек һәм тирән мәгънәне сыйдыра. Дөньядагы һәр кешегә дә ана мәхәббәте һәм назы кирәк. Сабый тугач та нәни кулларын иң кадерле һәм иң яраткан кешесе – әнисенә суза. Ул тәүге елмаюын, беренче адымнарын, үзенең беренче шатлыкларын һәм уңышсызлыкларын әнисе белән уртаклаша. Әни һәрчак янәшәдә. 
Әни, әнием! Барысы да синнән читләшкәндә дә сине аңлый ала торган бердәнбер кеше. Ул сиңа кирәк чакта, вакыты белән дә исәпләшеп тормаучы кеше. Ул сине барлык авырлыклардан һәм каршылыклы мизгелләрдән саклый алырлык кеше. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев