Укучылары белән горурлана
5 октябрь – Укытучылар көне
Алексей Маркелов Тәтештәге кадет мәктәп-интернатында офицер-тәрбияче булып 2003 елдан бирле эшли, ягъни районда кадет хәрәкәте барлыкка килгәннән алып. Кадет булырга карар иткән беренче 25 тәтешленең тәрбиячесе дә Алексей Александрович булган.
– Мин өч чыгарылыш чыгардым, алар гражданлык һәм хәрби хезмәттә үзләрен таптылар. Шуларның дүртесе Россия Армиясенең гамәлдәге офицерлары, бишесе югары хәрби уку йортлары курсантлары. Өч тәрбияләнүче гомер өчен куркыныч тудыручы махсус операцияне үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен медальләр белән бүләкләнде, – дип билгеләп үтә Алексей Александрович.
Кадетларның ата-аналары әйтүенчә, ул – җаваплы һәм ышанычлы кеше, аңа һәрчак таянырга, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә һәм бер дә икеләнмичә үз балаңны ышанып тапшырырга була.
– Минем хезмәтемдә иң мөһиме – киләчәк буында үз Ватаныма мәхәббәт тәрбияләү, чөнки балалар – илнең киләчәгенең нигезе, дип саныйм. Педагог һөнәре искиткеч, чөнки мин үз хезмәтемнең нәтиҗәсен күрә, укучыларым белән горурлана алам, – ди Алексей Александрович.
Ул үзенең зур тәҗрибәсен кулланып, укучыларына тормыш юнәлешен күрсәтә. Үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләренә һәрвакытта җаваплылык белән карый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев