Реклама
Җәмгыять
Ул сиреньнәр яратты
Людмила Путятинская 1955 елның 27 маенда Тәтештә туган.
(Тәтеш, 26 январь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова).
Рус теле укытучысы белгечлеге алгач, хезмәт эшчәнлеген шәһәрдәге 1нче урта мәктәптә пионервожатый булып башлап җибәргән, аннары комсомол район комитетында секретарь булып, партия район комитетының идеология бүлегендә, район Советында җаваплы вазифаларда һәм администрациядә эшләгән. Ул 22 ел гомерен журналистикага багышлады, шуның 11 елын “Авангард” газетасының баш мөхәррире вазифасында.
Людмила Михайловна гомеренең соңгы дүрт елында “Кайбыч таңнары” газетасында корреспондент булып хезмәт куйды. Аның авыруы хакында якын кешеләреннән башка беркем дә белмәде. Ул мәкаләләр язуын дәвам итте, әмма инде өйдән торып эшләде. Чөнки хезмәттәшләрен кыен хәлдә калдырырга теләмәде, шулай ук яраткан эшеннән башка үз тормышын күз алдына да китерә алмады.
Александр Путятинский:
– Әни игелекле, ярдәмчел, киң күңелле кеше иде, шигъриятне, табигатьне, җәнлекләрне яратты. Аңа киңәш яки ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән кешеләргә һәрчак булышырга тырышты. Беркайчан да зарланмады, нинди дә булса проблемалар килеп чыкса, һәрвакытта үзе хәл итте (“эшкә карап хәл итәчәкбез” дип әйтә иде), моңаймады, төшенкелеккә бирелмәде, һәр нәрсәдән ниндидер рух күтәренкелеге табарга тырышты. Әни үзенең хезмәтен
бик яратты. Аңа кешеләр, туган як турында язу ошый иде. “Менә бу минеке, менә моны мин яратам!” дип әйтә иде ул. Ул үзенең гомерен хезмәтенә багышлады. Редакциядә һәм журналистикада эшләгәнче дә әле, әнинең хезмәт эшчәнлеге кешеләр белән бәйле булды.
Галина Харитонова:
– Миңа аның турында сөйләве җиңел дә, шул ук вакытта авыр да. Җиңел, чөнки безне аның белән озак елларга сузылган дуслык һәм
эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли, авыр, чөнки ул якты дөньядан китте.
Людмила Михайловнаны мин намуслы, җаваплы, тәртипле кеше буларак беләм. Ул миңа дус булды: һәрчак янәшәмдә иде, һәм һәрчак кирәкле сүзләрне тапты, шатлыкта да, кайгылы минутларда да ярдәм итте. Сөйләве бик авыр: бер ел инде ул арабызда юк. Аны элеккечә үк хөрмәт итәм, искә алам! Аның турындагы якты истәлек йөрәгемдә мәңгегә сакланачак.
Лариса Дианова:
– Людмила Михайловна белән күптәннән танышлар идек, мин мәдәният өлкәсендә эшләгән вакытлардан ук. Ул алыштыргысыз алып баручы, талантлы режиссер һәм сценарий язучы иде. Шактый соңрак, мин ЗАГСта эшли башлагач, гаилә парларын юбилейлары белән котлап, бөтен районны әйләнеп чыктык. Юлда барганда төрле темаларга сөйләшә идек. Ул бик зиһенле һәм укымышлы булды. Мин аңардан күп нәрсәләрне белдем һәм үземнең шәхси серләремне дә уртаклаштым. Ул беркайчан да сүзне бүлдермәде, игътибар белән тыңлады, берәр нәрсәне белмәсә, бу хакта әйтергә оялмады. Гаилә парларын котлаганда ихлас итеп әйтте, тәбрикләү чыгышын беркайчан да кабатламады. Ул бәйрәмнәр, туган көннәр белән һәрчак котлый иде, үзенең мул уңышлары белән уртаклашты, мин аны тозлаган гөмбә белән сыйлаганда шатлана иде. Гомеренең соңгы көннәрендә без аның янына хастаханәгә бардык. Хәлсез булуына да карамастан, без бүләк иткән чәчәк гөлләмәсеннән аның күзләре балкып китте. Без аны шундый итеп күрүебезгә бераз уңайсызланып (ул табигате белән бик көчле кеше иде), болай диде: “Мине монда дәвалаячаклар, һәм без гадәттәгечә очрашырбыз, утырырбыз, сөйләшербез...”
Иртә белән ул вафат булды... Ул бик тә сиреньнәр яратты, димәк, май – ул туган ай, әмма ул аңа кадәр яши алмады... Аның гомер шәме сүнде...
Елена Калашникова:
– Бүгенге көндә үземнең тормышымны күз алдына да китерә алмаган һөнәремә мине нәкъ тә Людмила Михайловна алып килде. Ул миңа ышанды, җиңүләремә ихластан шатланды һәм уңышсызлыкларыма борчылды.
Ул редакциядән киткәчтен дә без аралашып тордык. Яңа елга ул минем өчен даими рәвештә бүләк әзерли иде. 2022 елның 1 гыйнварында да шулай булды. Аның соңгы хәбәре минем телефонга 19 гыйнварда килде – ул мине Крещение белән котлады, ә 27 гыйнварда ул якты дөньядан китте...
Аның вафаты алдыннан безгә аның белән очрашырга насыйп булды, хезмәттәшләрем белән бергә без аның янына Кайбыч район хастаханәсенә бардык. Табиб ул чакта безгә Людмила Михайловнаны коткарып калып булмаячагын хәбәр итте. Әмма ул соңгы минутына кадәр яшәү өчен көрәште. Безнең соңгы очрашу көнендә ул система астында иде, һәм аны кочаклап алу мөмкинлеге булмады. Мин күз яшьләремне тыеп торырга тырыштым, хушлашканда аңа: “Людмила Михайловна, менә ничек килеп чыкты, сезне хәтта кочаклап та булмый! Менә савыгырсыз да, без һичшиксез кочаклашырбыз!” – дидем. Моңа җавап итеп ул үзенә хас рух күтәренкелеге белән “Һичшиксез!” дигән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев