Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Унюков Андрей 13 сентябрендә өеннән билгесез юнәлештә чыгып киткән

Тәтештә туып-үскән Унюков Андрей Валентинович эзләнә.

(Тәтеш, 4 октябрь, “Тәтеш таңнары”).


Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге Тәтештә туып-үскән,  11.07.1978  елда туган Унюков Андрей Валентиновичны хәбәрсез югалган кеше буларак эзли, ул 2022 елның 13 сентябрендә 10 сәгать 30 минут­лар тирәсендә Тәтеш­нең Калинин урамындагы өеннән билгесез юнәлештә чыгып киткән һәм хәзерге вакытта аның кайдалыгы билгесез.
Югалган кеше өен­нән тиз йөрешле ак төстәге велосипедта чыгып киткән, үзе белән паспорт, кесә телефоны, кара төстәге рюкзак алган булган.

Әгәр сезгә Унюков Андрей Валентиновичның кайда икәнлеге мәгълүм булса, 02 яки 8(84373) 2-87-28 телефоннары буенча Тәтеш районының эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне үтенәбез.

фотоны Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев