Уртак эшчәнлек турында фикер алыштылар
Катарда “Хатын-кызларның интернациональ берлеге” ТИО вәкилләре һәм Катар эшлекле хатын-кызлары очрашуы узды.
Делегацияне абруйлы бизнес-леди, Катар палатасы идарәсе әгъзасы һәм Катар эшлекле хатын-кызлар форумы рәисе Ибтихадж Аль-Ахмадани ханым Катар палатасының тикшеренүләр һәм эшләнмәләр бүлеге директоры Нура Аль-Авлан ханым катнашында
кабул итте.
Россия делегациясенә “Хатын-кызларның интернациональ берлеге” вәкилләре, шул исәптән аның вице-президенты, “Колос” агрофирмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, шулай ук Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре җитәкчелек итте.
“Хатын-кызларның интернациональ берлеге” ТИО президенты Әлфия Әмирова, берлекнең Катар эшмәкәрләре белән барлык өлкәләрдә, бигрәк тә туризм, азык-төлек иминлеге һәм сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту белән кызыксынуын билгеләп үтеп, үз иленең Россия хәләл азык-төлек продуктларын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен Катарга экспортлау белән кызыксынуын ассызыклады.
Очрашу барышында “Хатын-кызларның интернациональ берлеге” ТИО вице-президенты Рима Сафиуллова Татарстанда бодай уңышы буенча лидерларның берсе булган үзенең авыл хуҗалыгы предприятиесенең казанышлары, инвестиция проектлары турында сөйләде һәм хәләл продукцияне Катарга экспортларга теләк белдерде.
Очрашуда чыгыш ясаганда, Ибтихадж Аль-Ахмадани Катар палатасының берлек белән нәтиҗәле партнерлык урнаштыруын түземсезлек белән көтүен, ул җирле һәм шулай ук халыкара дәрәҗәдә дә эшмәкәр хатын-кызларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтүгә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.
– Очрашуда берничә төп секторда хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре, шул исәптән туризм һәм медицина туризмы, шулай ук эшмәкәр хатын-кызларга ярдәм итү турында фикер алыштык. Без элемтәләрне җайга салу һәм өйрәнү өчен уртак онлайн-платформа, шулай ук ике яклы партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен уртак эшчәнлек – сәүдә үзәге булдыру мөмкинлеген карадык. Бу әңгәмә Россия белән Катар арасындагы эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерү өчен яңа офыклар ача, – дип уртаклашты Рима Сафиуллова.
“Хатын-кызларның интернациональ берлеге” ТИО мәгълүматлары буенча
фото: “Хатын-кызларның интернациональ берлеге” ТИО
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев