Үзәк китапханәдә “Һөнәри осталыкка ирешү” дип аталган Һөнәри аралашу көне булды
Бүгенге вәзгыятьтә китапхәнәчеләргә үзләренең һөнәрләре нечкәлекләрен , китапханә фондын гына белү җитми, ә китапханәдә кулланылучы заманча технологияләрне дә белү кирәк.
(Тәтеш, 26 январь, “Тәтеш таңнары”). Кичә Үзәк китапханәдә районның китапханә хезмәткәрләре өчен “Һөнәри осталыкка ирешү” дип аталган Һөнәри аралашу көне булды.
Бүгенге вәзгыятьтә китапхәнәчеләргә үзләренең һөнәрләре нечкәлекләрен, китапханә фондын гына белү җитми, ә китапханәдә кулланылучы заманча технологияләрне дә белү кирәк. Консультация барышында алар эшләрен планлаштыру, кирәкле эш формаларын һәм ысулларын сайлау буенча файдалы киңәшләр алдылар. Шулай ук АРМ Книовыдача программасында, ПРОКультура порталында эшләү, документация алып бару буенча кайсыбер сораулар яктыртылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев