Үзенең күптәнге һөнәрен искә төшергән
Укучы газета турында сөйли.
Елена Лазоркина:
– Мин – район газетасының даими укучысы, “Авангард”ны инде кырык елдан артык яздырам. Миңа кешеләрнең язмышы турында, кемнең кайда эшләгәнлеге яки эшләве, бергә гомер итүчеләрнең гаилә юбилейлары хакында белү кызыклы.
Почтальоныбыз Светлана Филиппова безгә газеталарны, квитанцияләрне вакытында китерә, һәм бу бик әйбәт. Ә менә Людоговкадагы һәм Шаталов урамындагы туганнарыма “Авангард”ны мин үзем илтәм, чөнки алар участогында озак вакыттан бирле инде үз почтальоннары юк, ә алар безнең район газетасын укырга гадәтләнгән һәм аны вакытында алырга телиләр. Аларга кадәр бару якын ара түгел, мин үзем Фигнер урамында яшим, ләкин бернишләп тә булмый – өлкән яшьтәге туганнарыма ярдәм итәргә кирәк, аларның да шулай ук район һәм республика яңалыкларын белеп торасылары килә.
Үткәндә калган вакытларны искә төшердем, мин дә бит кайчандыр Людоговкада почтальон булып эшләгән идем, кешеләр минем килүемне һәрчак көтеп тордылар, вакытлы матбугат – газеталар, балалар һәм олылар өчен журналлар, махсус әдәбият та күп була иде, әле тагын без шулай ук открыткалар, хатлар, телеграммалар да тараттык. Хәзерге вакытта почтальон һөнәре якташларымны җәлеп итмәве бик аяныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев