Узган 2 елда Татарстан студентлары 1әр миллион сумлык грант откан
2022-2023 елларда 442 Татарстан студенты «Студентлар стартабы» бәйгесендә 1әр млн сумлык грант откан.
«Татарстанлылар «Студентлар стартабы» бәйгесендә 442 грант отты. Россия төбәкләре арасында бу иң яхшы күрсәткеч. Һәр грантның бәясе 1 миллион сум тәшкил итә», – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
«Студентлар стартабы» бәйгесе 2022-2023 елларда «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырылган. Аның максаты Россия вузлары студентларының стартап-проектларына грант аша ярдәм итүе булган. Икенче төрле әйткәндә, бу проект – студентларның киләчәктә табыш китерә алырлык, яңа товарлар, эшләнмәләр яки хезмәтләр булдыруга этәргеч бирерлек фәнни-техник тикшеренүләрен дәүләт тарафыннан финанслау.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/uzgan-2-elda-442-tatarstan-studenty-1ar-mln-sumlyk-grant-otkan-5882792
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев