Үзләренең белемнәрен тикшерделәр
Районның мәгариф учреждениеләре укучылары һәм педагоглары “Зур этнографик диктант 2022” киң күләмле онлайн-акциядә катнаштылар.
(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Районның мәгариф учреждениеләре укучылары һәм педагоглары “Зур этнографик диктант 2022” киң күләмле онлайн-акциядә катнаштылар.
“Халыклар күп – ил бер!” шигаре астында үтүче халыкара белем акциясе 2022 елның 3нән 8 ноябренә кадәр онлайн һәм офлайн рәвешендә өч мәйданчыкта узды. Тәтештәге 1нче, 2нче, татар урта мәктәпләр базасында 100дән күбрәк кеше диктант язды. Барлыгы 600дән күбрәк тәтешле үзенең белем дәрәҗәсен тикшерде.
Зур этнографик диктант – ул Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы, татулыкны, этникара тынычлыкны һәм илебездәге халыкларның милли бердәмлеген ныгытуга, шулай ук этномәдәни белемлелекнең гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче белем проекты.
– Менә икенче ел инде без онлайн-тест узабыз һәм этнографик диктант сорауларына җавап бирәбез. Әлеге диктант безнең күп милләтле зур дәүләттә яшәвебезне, мәдәният хезмәткәрләре буларак без илебездәге халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белергә тиешлеген аңлау мөмкинлеген бирә, – дип уртаклашты диктантны 100 баллга язган, Олы Тарханда яшәүче Илмира Маштыева. – Билгесезлекләр белән кисештек, Интернеттан эзләргә туры килде, берникадәр кыенлыклар булуга карамастан, без хезмәттәшем Ләйсән Абдрахманова белән биремнәрне башкарып чыктык. Күп нәрсәләрне белү һәм үзебезнең белем дәрәҗәсен арттыру файдалы булды.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев