Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ваемсыз әти җәзага тартылган

Явыз ниятле алимент түләмәүчегә карата хөкем карары закон көченә керде.

(Тәтеш, 2 июль, «Тәтеш таңнары», Динә МАНСУРОВА). Тәтеш районы прокуратурасы 50 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны җинаять кылуда гаепле дип таныды, бу РФ Җинаять кодексының 1нче өлеше 157 маддәсе (ата-ананың баланы тәрбияләүгә акча түләүдән явыз ният белән читләшүе) нигезендә каралган. 

Прокурор ярдәмчесе Динар Низамов хәбәр иткәнчә, судта тәтешленең балигълык яшендә булмаган баласын тәрбияләүгә алимент түләргә тиеш булуы исбатланган. Шулай да хөкем ителүче өч ел дәвамында баланы тәрбияләүгә алимент түләүдән, матди ярдәм күрсәтүдән читләшкән. Нәтиҗәдә алиментлар буенча бурыч 135 мең сумнан артык тәшкил итә.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 6 ай сынау вакыты белән шартлы рәвештә алты айга ирегеннән мәхрүм итү төрендә җәза билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев