Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ватанны саклаучылар өчен социаль ярдәм

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ташламалар һәм акчалата түләүләр билгеләнгән.

РСФның ТР буенча Тә­теш районында клиентлар хезмәте бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм алар­ның гаилә әгъзаларына Та­тарстанның социаль фонды тарафыннан бирелә торган социаль ярдәм чаралары турында сөйли.


– Чакырылыш буенча хәр­би хезмәткә алынган (мо­би­лизацияләнгән) хәрби хез­мәткәрнең баласына айлык пособие 15 548 сум тәшкил итә, – ди Ирина Александровна. – Түләү бала туган көннән билгеләнә, әмма әтисе хәрби хезмәт итә башлаган көннән дә иртәрәк түгел. Акча балага өч яшь тулганчы түләнә, әмма әтисе хезмәтен тәмамлаган көн­нән дә соңга калмыйча. Мобилизацияләнгән ке­шенең йөкле хатынына, йөклелек вакыты 180 көннән дә ким булмаган шартларда, 36 278 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ­каралган.

Махсус хәрби операция­дә кат­на­шучылар­ның гаиләләренә бердәм пособие – мобилизация­ләнү­челәрнең һәм хәрби хез­мәткәрләрнең гаи­ләләренә ярдәм итү чара­сының тагын берсе, ул аларга ташламалы шартларда билгеләнә. Хәрби хезмәткә чакырылган иренең элек эшләгән барлык акчасы, шул исәптән хезмәт хакы, премияләре, эшкуарлык керемнәре, мохтаҗ­лыкны хисап­лаганда исәп­кә ­алынмый.

Мобилизацияләнгән гражданнарга нулевой керем кагыйдәсе кагылмый: әгәр иренең уңай сәбәпләр аркасында элек эшләгән хезмәт хакы булмаса, ә гаилә мохтаҗ дип танылса, пособие билгеләнәчәк, ә элек гаиләгә иренең кереме булмау сәбәпле пособие бирү кире кагылган булса, гаилә түләү билгеләү өчен кабат Россия социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Исегезгә төшерәм, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыруны раслаучы документлар гариза тапшыручы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә бирелә. Пособие 6 айга билгеләнә. Вакыты чыкканнан соң гаилә кабат гариза бирә ала. 

Моннан тыш, хәрби имгәнү буенча инвалид дип танылган гражданнарга, Татарстан социаль фонды тарафыннан хәрби имгәнү буенча инвалидны өстәмә айлык матди тәэмин итү 1000 сум күләмендә билгеләнә.

Хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң хәрби имгәнү нәтиҗәсендә вафат булган хәрбиләрнең балаларына ай саен 2 815 сум күләмендә пособие билгеләнә.

Хәрби хәрәкәтләр ­ветеранына ай саен 3 896 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә, ә һәлак булган вете­ран­ның гаилә әгъзаларына ай саен 2 125 сум күләмендә түләү билгеләнергә мөмкин. Әлеге ярдәмне алу өчен хәрби хәрәкәтләр ветераны танык­лыгы кирәк.

Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрби­ләрнең тол хатыннары торак биналарга түләү чы­гымнары белән бәйле рәвештә компенсация тү­ләүләре алу хокукына ия. Түләү күләме айлык коммуналь хезмәтләр чыгымнарының, шул исәптән стационар шәһәр телефонын урнаштыру чыгымнарына да 60 процент тәшкил итә.

Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары 10 елга бер тапкыр федераль бюджет хисабына шәхси торак йортны ремонтлау хокукын гамәлгә ашыра ала.

Бу түләүләрне дәүләт хез­мәтләре порталы аркылы яки шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә, күп­функ­цияле үзәктә рәсми­ләш­терергә яки “Ватанны сак­лаучылар” фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Социаль ярдәм чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияне ­8-800-1-00000-1 контакт-үзәк телефоны аркылы алырга була (шалтырату бушлай). 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: большакова сфр