Ветераннарга телефоннар тапшырдылар
Проектның максаты – Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бушлай телефоннар, кәрәзле элемтәгә гомерлек түләү белән тәэмин итү.
(Тәтеш, 30 август, "Тәтеш таңнары"). “Батырлык” яшьләр клубы педагог-оештыручысы, районның “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте координаторы Ксения Обидина һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгече Елена Таранова “Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга ярдәм итүче мобиль бригада” Бөтенроссия проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга телефоннар тапшыра. Проектның максаты – Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бушлай телефоннар, кәрәзле элемтәгә гомерлек түләү белән тәэмин итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев