Хәбәр иткечләр мөһим
Янгын чыгуның төп сәбәпләре – электр җайланмалары, мичләрне урнаштыру кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү (еш очракта – исерек килеш тәмәке тарту).
(Тәтеш, 14октябрь, “Тәтеш таңнары”). Әгәр үзеңнең торакка янгын чыгуны хәбәр иткечләр урнаштырсагыз, әлеге бәхетсезлек очракларының барысын да булдырмый калырга мөмкин. Датчикның төп максаты – кешеләргә янгын чыгу турында хәбәр итү. Димәк бу – янгын зур мәйданны колачлап алганчы, котылып калу һәм хәтта ялкынны мөстәкыйль рәвештә сүндерү мөмкинлеген бирә дигән сүз.
Янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторлары нәкъ тә шуңа күрә һәр гаиләгә төтен чыгуны белгертүче җайланманы үз торакларына гына түгел, шулай ук дача йортларына да урнаштырырга катгый рәвештә киңәш итә.
– Хәбәр иткечләр торак биналарда, төтен барлыкка килү ихтималы булган йорт биләмәләрендә (фатирларда) куелырга тиеш. Ләкин аларны җылыткыч приборлар яки аларга кояш нурлары турыдан-туры төшеп торган урыннарга якын урнаштырмагыз. Ике беркеткеч ярдәмендә түшәмгә ныгыткыч әйбер (комплектта була) беркетегез. Әгәр сездә тарттырылган түшәмнәр куелган икән, ул чакта стенага да беркетергә була, түшәмнән якынча 10-15 сантиметрда, – дип киңәш итә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. – Датчик уртача алганда 10 ел хезмәт күрсәтәчәк, төгәл датасын техпаспорттан карагыз.
Белгеч әйтүенчә, датчиклар урнаштыру зарурилыгы булган тораклар бар – болар балалары булган, авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән гражданнар. Әлеге категориядәге кешеләр янгын чыгу ихтималы куркынычына барыннан да бигрәк дучар булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев