Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәере белән килсен Яңа ел!

Тәтештә, мәдәният йорты бинасы янында, районның төп чыршысында төрле төстәге утлар кабынды.

(Тәтеш, 20 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

Бәйрәм шатлыгын уртак­ла­шыр­га дип, шәһәрнең барлык як­ларыннан төрле яшьтәге кеше­ләр җыелды. Иркен мәйданда китап­ханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән ясалма атларда чабу, түгәрәк уртасына киез итек ыргыту, бер чаңгыга баскан килеш команда белән узышу һәм башка спорт-күңел ачу уеннары гөрләде.  

– Без чыршы ачу бәйрә­менә берничә елдан бирле киләбез, шулай ук бу юлы да аны көтеп алдык, – диделәр сыйныф җитәкчесе Алексей Маркелов белән килгән җиденче класс­ кадетлары. – Ярышларда инде катнаштык, биедек, Кыш бабайга шигырьләр дә сөйләячәкбез.
Шәһәрдәге 1нче урта мәк­тәпнең 6 “В” класс укучылары бу чирекне яхшы билгеләренә тәмамлаулары белән ­уртаклаштылар. 

Театральләштерелгән тамаша – чарада катнашу­чыларның барысын да кышкы тылсымнары бе­лән мавыктырды. Мәче Базилио һәм Төлке Алиса бәхетле мизгелләргә никадәр генә каршылык күрсәтергә телә­сәләр дә, аларның бер нәрсә дә барып чыкмады, чөнки әки­яттә һәрчак яхшылык ­өс­тен чыга... 
Район башлыгы Рәмис Сафи­уллов балаларны һәм өл­кән­нәрне якынлашып килүче Яңа ел бәй­рәме бе­лән котлады.

– Киләсе ел һәр­кайсы­быз өчен уңышлы булсын һәм бары тик кү­ңелле хәбәрләр генә китерсен, – диде Рәмис Хатыйп улы. – Балалар, сезне алда каникуллар көтә, яхшы итеп ял итүегезне телим.
Балалар бердәм тавыш белән күмәкләшеп: “Чыршы, утларың­ны кабыз!” – дигән теләкләрен әйткәч, тылсымлы таяк ­селтән­гән­­дәй, яшел чыршы тирә-якка төрле нурлар сибеп, бик матур итеп балкыды. Музыка уен коралларында уйнаучы кар малайлары да, карета җиккән атлар да матурлыкка кушылдылар. Бу көнне йөзләгән тәтешле күз явын алырлык чыршы һәм утлар чәчеп торган персонажлар янына басып, истәлеккә фотога төштеләр.    

Теләге булучылар кайнар чәй белән камыр ризык­ларыннан авыз иттеләр, аларны палаткаларга ур­нашкан гражданнарны як­лау көллияте, авыл ху­җалыгы техникумы аш пе­­ше­­рүчеләре тәкъдим иттеләр. 

Балалар үзләренең көч­лә­рен һәм җитез­леклә­рен күрсәтеп, төрле конкурс­лар­да катнашуларын дәвам иттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы Яңа елга багышланган шигырь­ләрне тыңладылар, алар сабыйларны татлы күчтә­нәчләр белән сөендерделәр.  

– Киләсе ел, балалары­бызның шат йөз­ләре кебек, шундый ук якты һәм күңелле булуын телим, –дигән теләген җиткерде Яңа елның төп Кыш бабае. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев