Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хакимият вәкилен мыскыл иткән өчен штраф бирелгән

Хакимият вәкиленә карата тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч кулланган, шулай ук вазифаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә аны ачыктан-ачык кимсеткән өчен Тәтеш кешесенә штраф түләргә туры киләчәк.

фото: Татар-информ

ТР Тәтеш район суды тарафыннан 24 яшьлек ир-ат РФ Җинаять кодексының 319 маддәсе, 318 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаятьләр кылган өчен, ә нәкъ тә менә хакимият вәкиленә карата тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч кулланган, шулай ук аны үз вазифа бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә халык алдында мыскыл иткән өчен хөкем ителде.

— Суд утырышында билгеләнгәнчә, 2023 елның 28 маенда 21 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында К., исерек хәлдә, Свердлов урамындагы күп фатирлы йортларның берсе ишегалдында булган. Җәмәгать тәртибен саклау буенча үз вазифаларын башкарганда хакимият вәкиленең — форма кигән милли гвардия гаскәрләре хезмәткәре Г.-ның законлы гамәлләреннән канәгать булмаганга, аңлы рәвештә, гражданин Я., полиция хезмәткәрләре һәм милли гвардия гаскәрләре алдында Г. адресына тупас, әдәпсез сүзләр әйтә, зыян күрүченең хакимият вәкиле буларак намусын һәм дәрәҗәсен түбәнсетә. Шуннан соң хакимият вәкиленә карата яшәү һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану максатыннан, җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча үз вазифаи бурычларын үтәгән милли гвардия гаскәрләре хезмәткәре Г.-ның яңагына суга (аңа физик авырту һәм кан саву рәвешендәге тән җәрәхәте китергән), аның сәламәтлегенә зыян китермәгән, — дип хәбәр итә ТР Тәтеш районы суды хезмәткәрләре.

Хөкем ителүче К. суд утырышында үз гаебен танымады, 2023 елның 28 маенда кичен аек булуын, ишек алдында полиция хезмәткәрләрен, мотоциклда ЮХИДИ хезмәткәрләрен, элегрәк таныш булган Я.-ны очратканын әйтте. Росгвардия хезмәткәре Г. аның белән тупас рәвештә сөйләшә, мыскыллый башлый. Ул Г.-га кисәтү ясый, сөйләгәндә әдәпсез сүгенү сүзләре куллана, алга таба бер адым ясый, кулын күтәрә һәм бармак очлары белән Г.-ның баш киеменә тия, әмма аны мыскыл итми, сукмый. Аны аклавын сорый.

Ир-атка җәза билгеләгәндә суд К.-ның хөкем ителмәгәнлеген, эшкә сәләтле, яшәү урыны буенча канәгатьләнерлек характерлануын, гаепләнүченең һәм аның барлык туганнарының сәламәтлек торышын исәпкә алган һәм аңа РФ Җинаять кодексының 69нчы маддәсенең 2нче өлеше нигезендә, дәүләт кеременә 40 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән. 
Суд хөкеме законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев