Нурдидә Кадыйрова: “Халык белән аңлашып яшибез”
21 апрель – Җирле үзидарә көне
(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”). Нурдидә Кадыйрова Байраш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булып 1995 елдан алып эшли.
– Байраш – минем туган авылым. Җирлек башкарма комитеты секретаре вазифасында мин инде 27 ел эшлим. Халык белән аңлашып яшибез, биредә барысы да үзебезнекеләр, якын кешеләр. Килеп туган нинди дә булса мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез. Барысының да бердәмләшеп өмәләрдә катнашуларына, бары тик үзләренең йорт яны территорияләрен генә түгел, тулаем алганда шулай ук авылны да төзекләндерүләренә сөенәм. Утыз ел эшләү дәверендә үзгәрешләр күп, әлбәттә. Элек ручка белән дәфтәргә яза идек, баса торган машинка бар иде. Хәзер барысы да компьютерда – документларны электрон рәвештә тутырабыз.
Җаваплылык зур, документлар күп: авыл кешеләре төзиләр дә, җирләр дә рәсмиләштерәләр, үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерәләр, ташламалы кредитлар алалар, терлекләр, техника сатып алалар, субсидияләр алалар, төрле белешмәләр бирү, хуҗалык буенча электрон кенәгә алып бару һәм аннан мәгълүматлар бирү, утырышларга һәм җыеннарга әзерләнү дә шулай ук безнең эш. Хезмәт буенча ниндидер сораулар булганда, без, секретарьлар, бер-беребез белән һәрчак элемтәдә торабыз. Аралашабыз, ярдәм итәбез. Район хакимиятендә дә шулай ук һәрчак булышлык табабыз.
Хезмәт белән яши – бу Нурдидә Ислам кызы турында. Кичләрен дә эш урынына ашыккан вакытлары була, якында гына яшәве уңай. Вакыт эшнеке һәм шәхсигә фәкать шартлы рәвештә генә бүленә, югыйсә өендә дә шулай ук хезмәте бик күп булса да. Ике кызы үз гаиләләре белән яши, һәр ялда кайталар, әниләре аларны мантый һәм тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Йорт оныкларының шат авазына күмелә, ә әби белән бабай йөрәге бәхет белән тулылана.
Аның намуслы һәм фидакяр хезмәте ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары, җирле үзидарәне үстерү Бөтенроссия ассоциациясенең Югары Советы Мактау грамотасы белән билгеләп үтелгән.
фотоны Нурдидә Кадыйрова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев