Хокук бозучы машина йөртү таныклыгын алдырган
Ир-ат бер ел да алты айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләнгән.

Тәтеш районы буенча 1нче суд участогында җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова тарафыннан А. Н. Осиповка карата административ хокук бозулар кодексының 12.8нче маддәсенең 1 нче өлеше (исерек хәлдә булган шоферның транспорт чарасы белән идарә итүе) буенча административ хокук бозу турындагы эш каралган.
Ул судка килмәгән, административ хокук бозу турында протокол төзегәндә, эшне карау вакыты һәм урыны турында СМС-хәбәр аша тиешле рәвештә аңа хәбәр ителәчәгенә үз ризалыгын биргән; килмәгәнлегенең җитди сәбәпләре турында хәбәр итмәгән, эшне карауны кичектерү турында үтенеч белдермәгән.
А. Н. Осипов административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган. Ир-ат бер ел да алты айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев