Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хурлаган өчен штраф каралган

Тәтеш районында полиция хезмәткәрләрен кешеләр алдында хурлаган гражданнарга хөкем карары чыгарылган.

(Тәтеш, 20 январь, “Тәтеш таңнары”).

– Суд 22 яшьлек Тәтеш кеше­сен РФ ҖКның ­319­нчы маддәсендә каралган җинаять буенча гаеп­ле дип таныды, – дип хәбәр иттеләр Тәтеш рай­оны прокуратурасы хезмәткәрләре. – Судта хөкем ителүченең 2022 елның 17 сентябрендә исерек килеш полиция хезмәткәрен хезмәт вазифасын башкарган вакытта кешеләр алдында түбәнсетү сүзләре белән хурлавы ачыкланды. Полициянең ике хезмәткәрен хурлаган өчен җирлектә яшәүче 54 яшьлек кешегә карата да шушы ук маддә ­буенча хөкем карары чыгарылды. 
Хөкем ителүчеләр үз­лә­ре­нең гаепләрен таны­дылар. Суд аларның бе­ренчесенә – 10 мең сум, икенчесенә 15 мең сум кү­ләмендә штраф төрендәге җәза билгеләде.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев