Яңа техника ачкычлары алдылар
Казанда, Яңа ел җитәрәк, республиканың муниципаль берәмлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
(Тәтеш, 11 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Казанда, Яңа ел җитәрәк, республиканың муниципаль берәмлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан эш урыны өчен яңа техника ачкычларын алган иң яхшы 100 авыл җирлеге җитәкчеләре арасында тәтешлеләр – Бидәңге һәм Киртәле авыл җирлекләре башлыклары Гөлназ Галиева белән Светлана Поселкина да бар.
– Без мондый яңа ел бүләгенә бик шатландык, – дип уртаклаштылар алар. – Элеккеге автомобильләрнең җимерелгән чаклары да булды, ремонт таләп ителде. Яңа машиналар күп кенә мәсьәләләрне тиз арада хәл итүгә хезмәт итәчәк.
Шулай ук “Тәтеш” МПП” муниципаль унитар предприятиесенең дә машина паркы тулыланды.
– Яңа трактор бирделәр, – дип уртаклашты предприятие җитәкчесе Рифкать Әхмәтов. – Әлеге күп функцияле техника шәһәрне төзекләндерү өчен кышын да, җәен дә хезмәт итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев