Ялгызлыкка урын юк
Чинчуринода яшәүче Анастасия Пенкинага октябрь башында 90 яшь тулды.
(Тәтеш, 6 октябрь, «Тәтеш таңнары», Юлия КАЛИНИНА). Ул күп балалы гаиләдә үсә, аңардан тыш тагын әле өч ир туганы һәм ике сеңелесе була. “Әти сугышка беренчеләрдән булып китте, аның артыннан – олы абыем. Икесе дә хәбәрсез югалдылар. Мин ул чакта мәктәптә укый идем, кечерәк туганнарымны карарга туры килде, Кызыл Йолдыз авылы янындагы кырда тары утадык”, – дип искә төшерә Анастасия Ивановна.
Сугыштан соңгы елларда Тәтештәге “Восход” тегү фабрикасына өйрәнчек булып урнаша, ә аннары Чинчурино егете Григорийга кияүгә чыга. “Читкә китәргә җыендык, шулай да авылда торып калдык. Ул – иминият агенты, ә мин КБОда тегүче булып эшләдем. Юл төзегәндә бригадир вазифасын да башкардым”, – ди ул.
Хәзер аңа туганнары ярдәм итә, энесе Григорий да күршедә генә яши, шуңа да Анастасия Ивановна үзен ялгыз хис итми. Юбилей көнендә аны якыннарыннан тыш, район башлыгы урынбасары Евгений Курков, Нармонка җирлеге башлыгы Тәлгать Хәкимов котлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев