Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яман шаярту...

14 һәм 17 июньдә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең электрон почтасына хастаханә бинасына мина куелуы турындагы хәбәрләр килгән.

(Тәтеш, 10 июль, “Тәтеш таңнары”).

14 һәм 17 июньдә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең электрон почтасына хастаханә бинасына мина куелуы турындагы хәбәрләр килгән. Тикшерү барышында хәбәрнең икесенең дә ялган мәгълүмат булуы ачыкланган. Хәзерге вакытта электрон хат җибәргән электрон адрес хуҗаларын ачыклау буенча чаралар үткәрелә. Республиканың башка районнарында да шулай ук шушыңа охшаш фактлар бар.    
22 июньдә районның эчке эшләр бүлегендә террорчылык акты буенча чираттагы тапкыр ялган мәгълүмат турындагы хәбәр теркәлгән. Хәбәрләрнең тарату рәвеше һәм эчтәлеге охшаш. Электрон хат бу юлы Тәтешнең район суды почтасына килгән. Тикшергән вакытта суд бинасына мина куелмаганлыгы расланган.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев