Яңа стандартларга
Үзәк район хастаханәсенең югары технологияле кабул итү-диагностика бүлеген үзгәртеп коруның барышы район башлыгы контрольлегендә.
Эчке ремонт эшләре инде тәмамланып килә. Бу максатларга сәламәтлек саклауны камилләштерү программасы кысаларында федераль һәм республика бюджеттыннан 5,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Үзгәртеп кору эшләре белән "Стройинвест" ПМК" ҖЧҖ шөгыльләнә. Югары технологияле кабул итү-диагностика бүлеге теләсә нинди хастаханә өчен бик тә мөһим. Биредә хастаханәгә салу өчен диагностик тикшерү үткәрү каралган, кичектергесез очраклар өчен шок хәленнән чыгару палатасы заманча җиһазландырылачак. Мәсәлән, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү өчен "Фаза-21" аппараты (рәсемдә) бар.
Якын көннәрдә урам яктагы ишекне затлы итеп үзгәртеп-кору эшләре башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев