Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде

Район территориясендә яшәгән социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ведомствоара бару даи­ми тәртиптә уздырыла.рольдә

(Тәтеш, 22 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш ­районындагы авыр тормыш хәлен­дәге гаилә­ләрнең, өл­кән кеше­ләр­нең җи­тешлеге, ба­лигъ бул­маучыларның хокукларын яклау мәсь­әләләре җаваплы хезмәтләрнең контрольлегендә тора.
 
Район территориясендә яшәгән социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ведомствоара бару даи­ми тәртиптә уздырыла. Районның башкарма комитеты каршындагы опека һәм попечительлек секторы мөдире Алена Голод, “Тәтеш балкышы” ХКСХҮ”нең социаль эшләр буенча белгече На­талья Мулюкина, ББЭ һәм ХСКның җаваплы секретаре Наталья Николаева сос­тавындагы ведомствоара комиссия ясаган рейдлар вакытында авыр тормыш хәлендәге гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелә; янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж уздырыла; йортлардагы янгын чыгуны автоном рәвештә хәбәр иткеч җайланмаларның төзеклеге тикшерелә. Шулай итеп, комиссия әгъзалары шушы көннәрдә Олы Шәмәк җирлегендәге Олы Шәмәк, Кече Шәмәк, Кече Бисәр авыллары территорияләрендәге авыр хәлдәге гаиләләргә барды. “Нәтиҗәдә бер­сендә ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү ачык­ланды, чаралар кабул ителде”, – дип хәбәр итә социаль хезмәткәрләр.

“Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре күптән тү­гел планнан тыш ча­ра белән Сөендек җир­легендә булган. Социаль хезмәткәрләрнең мобиль төркем эшчәнлеге җирлек башлыгы һәм Башчы авылының ФАП мөдире белән үзара хезмәттәшлектә тормышка ашырылган. “Чара барышында белгечләр өйдә социаль хезмәтләр күрсәтелүнең сыйфатын тикшерү максатыннан 22 пенсионерга барды, белгечләр аларны кызыксындырган сораулар буенча киңәшләрен бирде. Өлкән кешеләрнең һәркайсы белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде”, – дип хәбәр итә “Тәтеш ­балкышы”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев