Реклама
Җәмгыять
Яраткан кошларының рәсемнәрен ясаганнар
Бидәңге китапханәсендә Кошлар көненә багышланган чара уздырганнар.
Анда башлангыч сыйныф укучылары канатлы дусларыбыз турындагы табышмакларга җаваплар тапканнар, үзенчәлекле һәм күңелле уеннар уйнаганнар, кроссвордлар чишкәннәр. Шулай ук, кызыклы һәм мавыктыргыч викторинада да бик теләп катнашканнар. Монда инде 3нче сыйныфтан Айгөл Галиева иң күп җавап әйтеп, үзенең белемле булуын тагын бер кат күрсәткән. 1-2нче сыйныф укучылары Эльвина һәм Диләрә Измайловалар, Раил Абдрахманов, Андрей Гаврилин сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләгәннәр. Шуннан соң, китапханәче Гөлфия апалары Мәүлетова аларга безнең якларда яшәүче кошлар турында тулы мәгълүматлар биргән.
Балалар чара ахырында ак биткә төсле карандашлар белән үзләренең яраткан кошларының рәсемнәрен дә ясаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев