Ярдәм кулы сузыйк
Жуково авылындагы Кульчихиннар гаиләсе август аенда янгын чыгу аркасында йортсыз калган.
(Тәтеш, 3 октябрь, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова). “Йортны без балаларга уңайлы һәм иркен булсын өчен 7 ел төзекләндердек”, – дип уртаклаша гәҗит хәбәрчеләре белән күп балалы ана Наталья Александровна.
Ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан янгын ишегалдыннан йортка күчә, ә җил аны тагын да көчәйтеп җибәрә. Балалар кычкырып өйгә йөгереп керәләр һәм хуҗабикә ишекне япкан арада, ут инде йорт-җирне юкка чыгара. Әлеге хәлдән куркып калган Наталья үзендә көч табып, балаларны тәрәзәдән чыгара, аннан соң үзе дә чыга.
Хәзер әлеге гаилә Натальяның әти-әнисенең кечерәк йортында яши, анда аның абыйсы да бар, барлыгы җиде кеше. “Урын кысанрак, әлбәттә, шулай да тату гына яшибез, – ди әтиләре һәм дәү әтиләре Александр Рыжов. – Иң мөһиме барысы да исән-сау”. Хатын-кыз билгеләп үткәнчә, кыен вакытта авыл халкы һәм битараф булмаган кешеләр рухи һәм матди ярдәм күрсәткән, моның өчен ул бик рәхмәтле. Шулай да күп балалы ана үзенең гаилә учагын булдыру ышанычы белән яши. Авылда йортлар сатыла, ләкин алырга әлегә акчалары юк.
Ярдәм итәргә теләүче кешеләр түбәндәге телефоннар буенча Наталья белән элемтәгә керә ала: 89600305517, 89393859231.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев