Ярдәмгә чакырган авазлар ишетелде
Тәтеш районының Иоково авылында яшәүче Алексей Антонов моның алдыннан Совет Армиясе сафларына чакырыла һәм хәрби диңгез флотына хезмәт итәргә җибәрелә
(Тәтеш, 21 август, «Тәтеш таңнары», Юлия КАЛИНИНА). 1955 елның октябрендә “Новороссийск” линкоры һәлакәте Россия хәрби диңгез флоты тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе булып кала.
Тәтеш районының Иоково авылында яшәүче Алексей Антонов моның алдыннан Совет Армиясе сафларына чакырыла һәм хәрби диңгез флотына хезмәт итәргә җибәрелә. Аңа линкордагы диңгезчеләрне коткаруда катнашырга туры килә. Моны үз күзләре белән күрүче буларак, ул “Новороссийск” һәлакәте күренешен редакциябезгә язган хатында менә ничек тасвирлый: “Әлеге фаҗигале төнгә ярты гасырдан артык вакыт узды, әмма андакүргән хәлләр: өч гаять зур бронза винтның асты өскә килүе, бер-берләренә ябышкан тере кешеләрнең диңгез кочагында сирәгәеп югала баруы, батып бара торган корабльдә төпкә китүче матросларның ярдәмгә чакырып кычкырулары бүген дә күңелемне әрнетә”.
“Новороссийск” бары тик 1955 елның маенда гына Кара диңгез флоты часте була. Бу вакытта, олы яшьтә булуына карамастан (линкор Италиянеке була һәм суга 1911 елда җибәрелә), ул СССРда иң көчле хәрби корабль була. Эскадраның башка корабльләренең бәла-казада катнашуларын исәпкә алып, һәлакәттә 829 кеше үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев