Яшь тәтешле – бәйге дипломанты
Бәйге дистанцион рәвештә узды, анда бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән 76 бәйгече катнашты.
(Тәтеш, 24 май, "Тәтеш таңнары"). 2020 елның 24 мартыннан 13 апреленә кадәр Чуашиянең дәүләт педагогия университеты ярдәме белән оештырылган инструменталь башкарудагы халыкара бәйге булып узды.
Бәйгедә Тәтеш балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучысы Элина Старостина (укытучысы Е. Ю. Баландина) катнашты. Элина “Фортепиано” номинациясендә III дәрәҗә лауреат Дипломы белән билгеләп үтелде.
Бәйге дистанцион рәвештә узды, анда бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән 76 бәйгече катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев