Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь тәтешлеләр мәктәп тормышы турында китап язган

Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучылары “Иксез-чиксез җәй” дип исемләнгән китап язган.

 (Тәтеш, 30 август, "Тәтеш таңнары"). Басма һәркем укый алырлык байлыкка ия булган, һәм ул Мәскәүнең  Россия дәүләт балалар китапханәсендә сакланачак.  

Балалар уку елы дәвамында үзләренең китаплары өчен материал җыйган: текстлар язганнар, булачак әсәрләр өчен сурәтләр һәм рәсемнәр ясаганнар, исемнәр һәм темаларны сайлаганнар. Китапка әдәби эссе һәм мәктәп укучыларының шәхси альбомнарыннан фотосурәтләр, СМС-хәбәрләрнең күчермәләре һәм хәтта көндәлекләрдәге язулар кертелгән. Бу хакта “Тере классика” иҗтимагый фондының элемтә Департаменты хәбәр итә. Укучыларга китапны бастыруда чыгарылыш сыйныфларның класс җитәкчесе Лилия Мөхәммәтшина ярдәм иткән, ул шәкертләренә үзләрен язучылар ролендә сынап карарга һәм “Бөтенроссия мәктәп елъязмасы” проектында катнашырга тәкъдим иткән. “Беренче тәҗрибә уңышлы килеп чыкты, яшь авторлар тарафыннан көч куеп әзерләнгән китап чын басмага әйләнде. Аңа Россиянең китап палатасында теркәү номеры бирелде. Бастыруның барлык төп алымнары буенча булдырылган китапны “Бөтенроссия мәктәп елъязмасы” проектында катнашучылар бөтенләй бушлай алачак. Бер данәсе Тәтештәге 1нче урта мәктәп китапханәсендә сакланачак. Россиянең дәүләт балалар китапханәсендә һәм Россиянең китап палатасында басманың электрон төре булачак. Мәктәп укучылары тарафыннан язылган китап илнең мәдәни байлыгының бер өлешенә әйләнәчәк”, – дип хәбәр итә “Тере классика” матбугат хезмәте.


“Бөтенроссия мәктәп елъязмасы” китапханәсендә яшь авторлар язган китап хәзерге вакытта меңнән артык хисаплана. Проектның ике ел гамәлдә булу вакытында аңарда Россиянең 84 төбәгеннән 400 меңгә якын мәктәп укучысы катнашкан. Президент грантлары Фонды тарафыннан гражданлык җәмгыяте үсешенә тәкъдим ителгән “Бөтенроссия мәктәп елъязмасы” проекты РФ Президенты гранты ярдәме белән тормышка ашырыла.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев