Язмышын судьялар хәл итәчәк
Гөлнара Дамир кызы әйтүенчә, тоткарланучы аеруча тәүлекнең көндезге вакытында, торак хуҗалары эштә чакта явыз эшен башкарган.
(Тәтеш, 7 октябрь, «Тәтеш таңнары»). “Оператив мәгълүматларны белемле башкару һәм Тәтеш районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү хезмәткәрләренең осталыгы ярдәмендә шикле кеше тоткарланды һәм, ачыкланганча, аның “хезмәт” исемлегендә авыр җинаять буларак квалификацияләнүче 5 угрылык була”, – диде районның полиция штабы начальнигы Гөлнара Кайсарова.
Гөлнара Дамир кызы әйтүенчә, тоткарланучы аеруча тәүлекнең көндезге вакытында, торак хуҗалары эштә чакта явыз эшен башкарган. Ул кулына нәрсә эләксә шуны түгел, нигездә, алып чыгарга һәм сатарга җиңел булганнарны: акча һәм кыйммәтле әйберләрне генә алган.
Тоткарланган ир-егет караклык кылуда үз гаебен таныган. Аның язмышын судьялар хәл итәчәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре искә төшерә: уяу булыгыз!
Сигнализация җайланмасы урнаштыру фатирларны талаудан саклауның иң ышанычлы алымы булып тора. Шул чакта сез үзегезнең милкегезнең имин торуына ышанычлы була аласыз, әле тагын җәмгыятькә карактан котылырга да ярдәм итәчәксез.
Угрылык гамәлен башкарганда тоткарланган кешегә шактый хөкем җәзасы чыгарылуы гарантияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев