Җыр-көйләрне яраталар
Тәтеш татар мәктәбендә музыка атналыгы үтте.
(Тәтеш, 8 ноябрь, Тәтеш таңнары, Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Аның кысаларында 5 – 9нчы сыйныфларда “Музыкаль викторина” дигән чара үткәрелде. Командаларда катнашучылар һәм чарага җыелучылар җырларга һәм көйләргә кагылышлы сорауларга җаваплар әйттеләр. Балалар музыкаль мәйданчыкта актив катнаштылар, шулай ук үзләренең яраткан җырларын оста итеп башкардылар. Чара күңелле һәм мавыктыргыч узды. Музыканы аеруча да яхшы белүчеләр музыкаль бүләкләргә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев