Юл йөрү белемен ныгытканнар
Чара күңелле бию белән тәмамланган
(Тәтеш, 2 июль, "Тәтеш таңнары"). “Каенкай” балалар бакчасында юл тамгасы көне уңаеннан чара уздырылган.
Сабыйлар чара барышында транспорт төрләре белән танышкан, уеннарда катнашкан, светофор утлары һәм җәяүле кичүе хакындагы белемнәрен ныгыткан, табышмакларга җаваплар әйткән. Чара күңелле бию белән тәмамланган.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев