Реклама
Җәмгыять
Юллар тигез булачак
Тәтеш шоферлары сөенә алалар, Свердлов урамы буенча уза торган юлдагы чокырлар тиздән төзекләндереләчәк.
Биредәге юл өслегенә ремонтны "Волгастрой" ҖЧҖ алып бара. Участок начальнигы Владимир Филиппов әйтүенчә, әлеге эштә унбиш кеше һәм ун техника хезмәт куячак, аны Җиңү бәйрәменә кадәр төгәлләргә вәгъдә итәләр.
"Юл өслегенең аяныч хәлгә килүенә кышкы айлардагы начар һава торышы тәэсир иткән, кичектергесез ремонт таләп ителде. Әлеге предприятие эшчеләре үзләрен бик яхшы белгечләр буларак таныттылар, шуңа күрә бу эш аларгы ышанып тапшырылды", - дип уртаклашты шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Евгений Кормаков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев