Законны үтәү санкцияне булдырмый
ТР Тәтеш районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сергей Павлушин элек исәпкә алынган объектлар нәрсә икәнлеге һәм аларны ничек теркәргә кирәклеге турында сөйләде.
(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
2021 елның 29 июненнән “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон үз көченә керде, аның нигезләмәләрендә җирле үзидарә органнары тарафыннан күчемсез милек объектларына хокук ияләрен, элегрәк исәпкә алынган буларак саналучыларны яки аларның мәгълүматлары күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелергә мөмкин булучыларны, ачыклау буенча чаралар үткәрү каралган.
– Нинди күчемсез милек объектлары элегрәк исәпкә алынучылар булып торалар?
– Элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектлары булып, шул исәптән “Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләр төзүне дәүләт теркәвенә алу турында”гы федераль закон (№122-ФЗ, 1997 елның 21 июленнән) үз көченә кергәнче барлыкка килгән хокуклар да санала һәм алар дәүләт теркәве узмаган очракта да юридик яктан гамәлдә дип танылалар. Объект хуҗасын төгәл билгеләү мөмкинлеген бирүче (хокукны раслаучы) хокук иясе турындагы документлар булмау (мәсәлән, шәхесне раслаучы документның реквизитлары), шулай ук мондый объектка хокукы булучының үзенә хокукны теркәргә теләве турындагы белдерүе булмау, күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында күчемсез мөлкәт объектлары хокукына ия икәнлеге турындагы мөһим мәгълүматлар булмауга сәбәпче булып тора.
– Элегрәк исәпкә алынган объектны ничек теркәргә кирәк?
– Элегрәк исәпкә алынган объектка хокукы булучы элек барлыкка килгән хокукны дәүләт теркәвенә кую турындагы гариза белән үз теләге буенча Росреестрга мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта аңа паспорт һәм хокукны билгеләүче документ белән күпфункцияле үзәккә килергә, шулай ук тиешле гаризаны язарга кирәк. Күчемсез милек объектына хокук 1998 елның 31 гыйнварына кадәр барлыкка килгән булса, хокукка ия булуны дәүләт теркәвенә куйган өчен гражданиннан дәүләт пошлинасы алынмый. Элегрәк исәпкә алынган объектларга хокукы булучыларга законны гамәлгә ашыру аларга карата бернинди санкцияләр (штрафлар) җәлеп ителмәячәген аңларга кирәк, чөнки элек барлыкка килгән хокукларны дәүләт теркәвенә алу мәҗбүри түгел һәм бу объект хуҗасының теләге буенча гамәлгә ашырыла.
Киресенчә, күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәвендә мондый мәгълүматлар булу гражданнарга аларның хокукларын һәм милек мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәчәк, аларның мөлкәтләрен алдакчылык гамәлләреннән саклаячак, хокукка ия булучыларның контакт мәгълүматлары (электрон почта адреслары, почта адреслары) күчемсез милекне бердәм дәүләт теркәвенә кертү мөмкинлеген бирәчәк. Бу хокукларны теркәү органына төрле белдерүләрне милек иясенең адресына тиз арада җибәрү, шулай ук җир кишәрлекләре чикләрендәге җир кишәрлекләренең хокук ияләре белән килешүен тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк, ул җир бәхәсләрен булдырмаска ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев