Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Запастагы гражданнар өчен хезмәт итү мөмкинлекләре турында

Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин запаста торучы гражданнар өчен Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү шартлары турында сөйләде.

(Тәтеш, 13 сентябрь, Тәтеш таңнары). 


– Запаста торучы тә­теш­леләрнең нинди мөм­кинлекләре бар һәм ул нәрсәне күз уңында тота? 
– РФ Кораллы көчләре запасы мобилиза­ция­ләнгән кешеләр ресурсыннан һәм кешеләр резервыннан булдырыла. Запаста торучы гражданнар хәзер урнашу урынын: мобилизацияләнгән кеше резервын – һәм акча алуны яки “бушлай” – мобилизацияләнгән ресурста калуны сайларга хокук­лы. Резервта тору турындагы беренче контракт чит ил дәүләте гражданлыгы (гражданлыгында булу) булмаучы, хәрби хезмәтне үткән запаста торучы, хәрби исеменә ия булучы, солдат, матрос, сержант, старшина, прапорщик һәм мичман (42 яшькә кадәр), кече лейтенант, лейтенант, өлкән лейтенант, капитан, капитан-лейтенант (47 яшькә кадәр), майор, 3нче ранг капитаны, подполковник, 2нче ранг капитаны (52 яшькә кадәр), полковник, 1нче ранг капитаны (57 яшькә кадәр) белән төзелергә мөмкин.
Файдалы 
тәҗрибә

Олы Тархан авылының җирле авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә урып-җыю эшләре тә­мам­ланды. Бу мәшәкатьле һәм шатлыклы вакыт. Комбайннар иген кырларын урып-җыйдылар. Суктырылган ашлыкны тиз һәм югалтуларсыз ындыр табагына ташыдылар, анда чистарту эшләре алып барылды. Биредә, тату бригада: хисапчы Гөлүсәр апа Куркина, агроном Әүхәт абый Зарма, ындыр табагы мөдире Таһир абый Хәмитов, үлчәүчеләр Җәүдәт абый Ильясов һәм мин тырышып эшләдек. Миңа анда эшләве бик ошады, файдалы тәҗрибә тупладым. Җәүдәт абый мине үлчәүдә эшләү кагыйдәләре белән таныштырды. 
Урып-җыю – мул уңыш вакыты. Игенчеләрнең җиңел булмаган хезмәтенә үз өлешемне кертә ­алуыма бик шатмын.
Ильмир Чумарин, 
Олы Тархан мәктәбе укучысы

– Контрактның шартлары нинди? 
– Аның шартлары буенча, күнекмәләр белән шөгыльләнүләрне (ай саен 3 тәүлеккә кадәр) һәм хәрби җыеннарда (елга бер тапкыр 30 тәүлеккә кадәр) катнашуны, ә мобилизацияләнгән вакытта үзеңнең хәрби частькә мөстәкыйль рәвештә килүне күз уңында тота. Төп гражданлык эшен хәрби дәресләр һәм җыеннар белән берләштерү мөмкинлеге аерым бер үзенчәлеге булып тора. Мондый чаралар вакытында дәүләт резервчы эшли торган предприятиегә, аның уртача хезмәт хакы күләмендә компенсация бирә һәм аның эш урыны сакланачак. Мобилизацияләнгән резервчылар хәрби часть­ләрдәге җыеннарда һәм ай саен була торган аерым дәресләрдә әзерлек узалар. Әзерлек барышында хәрби күнек­мәләр камилләшә, ә офицерлар хәрби-өйрәнү йөк­ләмәләрен үтәү барышында кул астындагыларга җитәкчелек итү күнекмәләрен алалар.
Беренче килешү өч елга төзелә. Аңардан соңгы контрактлар өч яки биш елга имзалана. Резервчы үзенең хәрби исеме нигезендә икенче разрядлы запаста булучы өчен чикләнгән яшькә җитә икән, аңа азрак вакыт рөхсәт ителә. Потенциаль кандидатларның игътибарын шуңа юнәл­тәм, резервчылар хәрби хәрәкәтләрдә катнашуга җәлеп ителмиләр.

– Резервчыларны акча бе­лән ничек тәэмин итәләр?
– Өч төрле: ай саен бирелә торган акча (дүрттән тугыз мең сумга кадәр), бер тапкыр була торган  күнекмә дәресләргә җәлеп иткән өчен көндәлек түләүләр (көнгә бер мең сумнан алып өч мең сумга кадәр), җыеннарга җәлеп иткән өчен аена 33тән 73 мең сумга кадәр акча түләү каралган. Яңадан контракт төзегәндә бер айлык оклад күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләкләү түләнә. Төгәл сумма резервчының хәрби исеме һәм биләгән вазифасы, шулай ук җирле нормативлар буенча билгеләнә. Түләүләр резервта булуның барлык вакыты дәвамында башкарыла. Вакыты контракт шартларында билгеләнә. 

– Резервчылар өчен нинди социаль гаран­тияләр һәм ташламалар каралган?
– Хәрби хезмәт урыны буенча өч тапкыр бушлай туклану, резервта хезмәт  итүнең барлык вакытында кием-салым белән тәэмин итү, хәрби җыеннар үткәрү урынына бушлай бару һәм кайту, күнекмәләрне өйрәнү һәм хәрби җыеннар барышында түләүле торакта яшәгән өчен акчалата компенсация, ел саен түләүсез тикшеренү, дәвалану, дарулар белән тәэмин итү, дәүләт мәҗбүри федераль бюджет хисабына гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү каралган. Резервчы шәхси хәлләр аркасында килешүне өзә ала. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев