Җәмгыять
«Зимня вишня» сәүдә үзәге милекчесе янгында зыян күрүчеләргә 192 миллион сум бүлеп биргән
«Кемерово кондитер комбинаты» компаниясе тарафыннан күчерелгән акча Кузбассның резерв фондына килгән.
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). «Зимняя вишня» сәүдә үзәгенең милекчесе - «Кемерово кондитер комбинаты» компаниясе янгында һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә 192 миллион сум акча бүлеп биргән, дип хәбәр итә өлкә парламентының матбугат хезмәте.
Акча Кузбассның резерв фондына күчерелгән. Нәтиҗәдә, резерв фондының гомуми күләме 242 миллион сумга җиткән, диелә хәбәрдә.
Өлкә халык депутатлары Советының чираттан тыш сессиясендә янгында һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен төбәк бюджеты керемнәре һәм чыгымнарының гомуми күләмен арттырырга карар кылганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев