21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча бөтенроссия ярышлары узды
Анда 175 спортчы катнашты.
(Тәтеш, 20 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча СССР һәм Россиянең атказанган тренеры Ильич Чарков истәлегенә үткәрелгән Бөтенроссия ярышларында Хакасиядә беренче урынны Виктория Хөсәенова яулады. 2021 елның 18 һәм 19 декабрендә Абаканда узган ярышларда Хакасия Республикасыннан, Тыва Республикасыннан, Красноярск краеннан, Кемерово өлкәсеннән, Новосибирск өлкәсеннән, Иркутск өлкәсеннән, Саха (Якутия) Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан 175 спортчы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев