Алабирде яшьләре волейболда көч сынашкан
Волейбол ярышында катнашучылар әйтүенчә, мәктәпнең спорт залында ундүртенче ел рәттән авыл яшьләре, уку йортлары студентлары, якташлар җәмгыяте һәм урта мәктәп укучылары командалары очрашкан.
(Тәтеш, 3 март, “Тәтеш таңнары”).
Алабирде яшьләре волейболда көч сынашкан Алабирде урта мәктәбе спорт залында “Җәләлиев” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фирдус Җәләлиев призына
Алабирде авылы җирлегенең дүрт командасы арасында волейбол ярышы булган.
Волейбол ярышында катнашучылар әйтүенчә, мәктәпнең спорт залында ундүртенче ел рәттән авыл яшьләре, уку йортлары студентлары, якташлар җәмгыяте һәм урта мәктәп укучылары командалары очрашкан. Киеренке көрәштә беренче урынны, узган елдагы кебек үк, якташлык җәмгыяте командасы яулаган, икенче урынны – авыл яшьләре командасы (команданың капитаны Фирдус Җәләлиев), өченче урынны студентлар командасы алган, урта мәктәп укучылары командасы – дүртенче урында.
– Фирдүс Мөнир улы барлык спортчыларны да ярышлар тәмамлану белән котлады, яхшы, гадел уен өчен рәхмәт белдерде, тормышларында уңышлар теләде. Ярыш нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучылар да кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Ярыш бик кызу булды. Һәр команда да җиңүгә ирешер өчен тырышты. Белгәнебезчә, спорт җитезләр һәм көчлеләрне ярата, чөнки алар җиңүгә дә күбрәк ирешә, – дип уртаклаштылар авыл кешеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев