Байраш мәктәбенең спорт залында традицион волейбол буенча иптәшләрчә очрашу узды
Ярышларны Байраш авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев һәм мәктәп директоры Гөлназ Котдусова ачып җибәрделәр, алар командаларга җиңү, көч-куәт, сәламәт булуларын теләделәр.
(Тәтеш, 27 февраль, “Тәтеш таңнары”). 25 февральдә Байраш мәктәбенең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган традицион волейбол буенча иптәшләрчә очрашу узды.
Ярышлар башланыр алдыннан мәктәп укучылары барлык ир-атларны бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Ярышларны Байраш авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев һәм мәктәп директоры Гөлназ Котдусова ачып җибәрделәр, алар командаларга җиңү, көч-куәт, сәламәт булуларын теләделәр.
Ярышлар дустанә мохиттә узды, барлык катнашучылар да кыйммәтле бүләкләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев