Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Спорт

Җиңел атлетчылар медальләр белән кайтты

Анда РФның 14 субъектыннан 900гә якын спортчы ярышты.

(Тәтеш, 8 июнь, “Тәтеш таңнары”). Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре Чабаксарда узган җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, Дмитрий Малкин ядрә ыргытуда шәхси беренчелектә җиңде, диск ыргытуда көмеш призер булды, ә Татарстан җыелмасы составында команда беренчелегендә җиңүгә иреште. 

Александр Разин республика җыелмасы составында алтын медаль яулады. Ул яшүсмерләр арасында команда беренчелегендә җиңде. Кирилл Николаев ядрә һәм диск ыргытуда ике көмеш медальгә ия булды. Анас­тасия Ильмусева 5000 метр ераклыкка өченче булып финишка килде. Россия беренчелеге чыгышларының киләсе этабы Чиләбедә булачак. 

Балаларның тренерлары Рәшит һәм Альберт ­Габдрахмановлар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев