Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Спорт

Келәш авылы фитнес-үзәгендә спорт ярышлары үткәрелде

Кунак булып Тоншерма урта мәктәбе укучылары да килделәр.

(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”). 23 февраль көнне Келәш авылы фитнес-үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары үткәрелде. Кунак булып Тоншерма урта мәктәбе укучылары да килделәр.

Тәтеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ахметшин Айрат Фәрит улы, Келәш авылы җирлеге башлыгы Галимов Фәнил Хәлим улы, Тоншерма урта мәктәбе директоры Галимов Фәһим Вилдан улы, Келәш башлангыч мәктәбе директоры Бурганова Сания Ибраһим кызы тәбрикләү сүзләре әйтеп, катнашучыларга уңышлар теләделәр. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре көче белән концерт номерлары әзерләнгән иде. Кызлар, егетләр төрле ярышларда бик теләп катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев