Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кубаньнан медальләр белән кайттылар

Тәтеш спортчылары Николай Лопатин ис­тә­легенә кызлар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турнирында көмеш һәм бронза медальләр яуладылар.

(Тәтеш, 1 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Краснодар краеның Гулькевичи шәһәрендә узган турнирда бүләкләр алуга ирешү өчен Россиянең 22 төбәгеннән 250дән күбрәк катнашучы ике көн дәвамында көрәште. Безнең спортчылар үз үлчәү авырлыкларында ышанычлы чыгыш ясадылар һәм яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Ксения Семенова – икенче, Замина Дугалева өченче урынны алды.

– Кызлар – афәрин! Җиңүгә омтылдылар һәм көрәшләрдә үзләренең ихтыяр көчләрен, холыкларын күрсәттеләр, – диде көрәшчеләрнең тренеры Сәгыйть Иб­раһимов. Ул шулай ук анда баруны оештыруда якташыбыз Фиргать Җиһаншин булышлык күрсәтүен дә әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев