Кубок алып кайттылар
Чүпрәле районында Кыш бабай кубогына бадминтон буенча төбәкара турнир узды.
(Тәтеш, 23 январь, “Тәтеш таңнары”). Чүпрәле районында Кыш бабай кубогына бадминтон буенча төбәкара турнир узды.
Ярышларда Казан, Чабаксар шәһәрләреннән, Марий Эл Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән көчле вәкилләр катнашты. Спортчыларыбыз Ульяна Васина белән Дарья Зиновьева хатын-кызлар парлы разрядында беренче булдылар, Диана Нуриева белән Азалия Полозова көмеш медаль яуладылар, шулай ук Дарья Зиновьева белән Айрат Гыйззәтуллин (Буа) микстта көмеш медаль алдылар, финалда алар Марий Эл спортчыларыннан калыштылар. Ульяна Васина белән Илсур Гыйззәтуллин (Буа), Казаннан барган парны җиңеп, бронза медальгә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев