Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Спорт

Кубок – көчлеләрдә

Авыл кешеләре “Новая заря” ҖЧҖ призына уздырылган үз турнирларын футбол буенча дөнья Чемпионатына багышладылар.

(Тәтеш, 22 июль, «Тәтеш таңнары», Динә  МАНСУРОВА).  Олы Тормыда беренче тапкыр “Новая заря” ҖЧҖ кубогына мини-футбол буенча ярышлар узды.

“Уенның инициаторлары булып яшьләр чыгыш ясады, – дип ассызыклый хуҗалык җитәкчесе Илһам Хисамов. – Тирә-күрше авыллардан ир-егетләр җыелды, күнегүләр үткәрделәр һәм футбол буенча дөнья Чемпионаты уңаеннан спорт бәйрәме оештырыр­га булдылар”.

Һәм, чынлап та, футбол кырының хуҗалары белән Байраш, Алабирде, Тоншерма, Кама Тамагы районының Иске Казиле авылы командаларының очрашуы авылда яшәүчеләр һәм барлык кунаклар өчен зур бер матур бәйрәмгә әверелде.

Тантаналы ачылу, мәктәп укучылары һәм студентларның ягымлы итеп алып барулары, командаларның киемнәре, музыкаль тәнәфес, футбол кырында хөкем сөргән рух күтәренкелеге – боларның барысы да катнашучыларны һәм тамашачыларны илһамландырды. 

Нәфис гимнастика буенча спортчы, бөтенроссия дәрәҗәсендәге медальләр һәм кубокларга ия Диләрә Борһанованың чыгышы матур бүләк булды. Гөлсирә һәм Равил Вәлиуллиннар Казаннан кунакка кайткан оныклары өчен ихластан сөенәләр. 

Чарада катнашкан һәркемне кайнар чәй һәм пылау белән сыйладылар.
“Җәйге кичләр” дигән концерт һәм дискотека бәйрәмне дәвам итте, анда яшьләр дә, олылар да бик теләп катнашты, – дип сөйләде Олы Тормы мәдәният йорты директоры Миләүшә Салихова. – Илһам Ислам улы катнашучыларга призлар, җиңүче командаларга кубок тапшырып, аның күчмә булуын белдерде, димәк, алда яңа очрашулар көтә!”

Олы Тормы командасы кунакчыллык күрсәтеп, Мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде, алабирделеләр икенче урынны яулады, ә кубок әлеге турнирда иң көчлеләр – Кама Тамагы уенчыларында “китте”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев