Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Спорт

Мини-футбол уйнадылар

Тәтештә район оешмалары һәм предприятиеләре арасында мини-футбол буенча район ярышлары узды.

(Тәтеш, 22 январь, “Тәтеш таңнары”).

Тәтештә район оешмалары һәм предприятиеләре арасында мини-футбол буенча район ярышлары узды, анда 12 команда катнашты. Алар 6шар команда булып ике төркемгә бүленделәр. “А” төркемендә район хакимияте, 133нче санлы янгын часте, гражданнарны яклау көллияте, “Нур” агрофирмасы, район башкарма комитетының мәга­риф бүлеге (шәһәр һәм авыл мәктәп­ләренең физкультура укытучылары тәкъдим иттеләр) һәм “ТәтешТехПыяла” оешмасы командалары вәкилләре уйнады. “В” төркемендә газ эксплуа­тация хезмәте, РЭЧ, кадет мәктәп-интернаты, механика заводы, спорт мәктәбе вәкилләре һәм Олы Шәмәк авылы спортчылары үз осталыкларын күрсәттеләр.  

Киеренке уен барышында бе­ренчелекнең ярым финалына “А” төркеменнән көллият һәм “Нур” агрофирмасы спортчылары чыкты, ә “В” төркеменнән – механика заводы һәм спорт мәктәбе вәкилләре.    

Беренче урын өчен барган кызу ярыш ничья белән тәмамланды. Җиңүчеләр матчлардан соң пенальти буенча билгеләнде. Көл­лият футболчылары иң яхшылары һәм аеруча да уңышлылары булып чыкты. Механика заводы вәкилләре – икенче урынны, Тәтешнең спорт мәктәбе командасы өченче урынны алды. 

Турнир нәтиҗәләре буенча Иван Рудых (ТДГЯК) иң яхшы капкачы дип танылды, Роман Шәм­сетдинов (спорт мәктәбе) – иң яхшы бомбардир, Эмиль Рәхмәтуллин (механика заводы) иң яхшы уенчы исеменә лаек булды. 

Җиңүче командалар район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр. Тәтештәге автомәктәп начальнигы Александр Колсанов ярышларны үткәрүдә иганә ярдәме күрсәткән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев