Реклама
Спорт
Санкт-Петербургта йөзү буенча Бөтенроссия ярышлары узды
Анда Россия төбәгеннән 21 спортчы һәм Көньяк Осетия вәкилләре катнашты.
(Тәтеш, 27 январь, “Тәтеш таңнары”).
Санкт-Петербургта йөзү буенча Mad Wave Challenge 2023 Бөтенроссия ярышлары узды, анда Россия төбәгеннән 21 спортчы һәм Көньяк Осетия вәкилләре катнашты.
Тәтештәге спорт мәктәбе шәкерте Станислав Строкин ирекле стильдә 100 һәм 200 метр ераклыкка йөзүдә – көмеш, ирекле стильдә 50 метр ераклыкка йөзүдә бронза медаль яулады. Тренеры – Эльмира Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев