Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт бөтен тормышыңны яуласа

12 август - спортчылар көне.

(Тәтеш, 11 август, «Тәтеш таңнары»).

Руслан Таҗиев: 
“Мин балачактан футбол белән шөгыльләндем, физик яктан актив идем, шуңа күрә төп эшчәнлегем итеп спортны сайладым да. Педагогия училищесын тәмамладым, аннары – педагогия университетын. Хәзер Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында физик тәрбия җитәкчесе һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бадминтон буенча тренер булып эшлим”, – ди ул.

Техникумда Руслан Рәшит улының вазифасына бары тик физик культураны укыту гына керми әле. Ул баскетбол һәм мини-футбол буенча спорт секцияләре алып бара, уку йортында ярышлар оештыра, өстәвенә үзе дә чаралар планы төзи һәм документлар белән шөгыльләнә. Бер сүз белән әйткәндә, күмәк-спорт эшләре, шулай ук үсеп килүче буынның сәламәтлеген сак­лау һәм ныгыту өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бадминтон буенча тренер вазифасы да җаваплылык таләп итә. Руслан Таҗив “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында булачак чемпионнарны әзерли. Шәкертләре арасында – унөч яшьлек кызы Валерия дә бар. Әтисе җитәкчелегендәге  бадминтон белән ул өченче сыйныфтан бирле шөгыльләнә.
Аңа шактый гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә насыйп булган. Кыз 15 яшькә кадәрге яшь категориясендә Татарстанның беренче ракеткачысы булып тора, Омск, Саратов, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә узган ярышларда Россия призерына ия. Спортка мәхәббәт аңа әтисеннән күчкән дип ышанып әйтергә мөмкин.

Анастасия Рипанова Үзбәкстанда туа, кызга ике яшь вакытта алар гаиләсе Татарстанның Спас районы Кузнечиха авылына күченеп кайта. 

“Мәктәптә укыганда спортның бөтен төрләре белән диярлек шөгыльләндем һәм инде 7нче сыйныфта укыганда ук моңа бәйле һөнәр сайлаячагымны белдем. 
Шуңа күрә Тәтеш педагогия көллия­тенә укырга кердем һәм мине керү имтиханнарында ук күреп алган тренер Алмаз Айзатуллов ярдәмендә беренче курстан ук җиңел атлетика белән шөгыльләнә башладым. Башта йөгерү белән мавыктым, аннары очраклы гына сөңге ыргытып карадым – барып чык­ты, шуннан соң әле тагын ядрә ыргыту белән дә шөгыльләндем”, – дип искә ала Анастасия.

Ул ТР Беренчелеге, Идел буе фе­де­раль округы кебек, төрле яр­ыш­­ларда берничә тапкырлар кат­наша, көллиятне бик яхшы билге­ләренә генә тәмамлый һәм балалар-­яш­үсмерләр спорт мәктәбендә җи­ңел атлетика укыта башлый. Бүгенге көндә спорт, физик культура һәм туризм буенча Идел буе академия­се студенты булып тора. 

“Тренер буларак, балалар белән төрле шәһәрләр буйлап йөрергә туры килә, ә иң мөһиме – мин аларны һәм спортны яратам, шуңа да эшем миңа ошый”, – дип уртак­лашты кыз.
  Сәхифәне Елена КАЛАШНИКОВА  әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев